Тәлгать Нәҗмиев - язучы, Рашат Низамиев - язучы |
|
|
|
Wednesday, 29 February 2012 | Hits : 14656 |
|
Тәлгать Самат улы Нәҗмиев — татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларның Х. Ямашев исемендәге бүләге лауреаты.
Тәлгать Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туа. 1969-1972 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә, кайткач Саба районының мәдәният бүлегендә автоклуб мөдире булып эшли. 1972-1975 елларда районда җирле тапшырулар оештыра. Аннары КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп күчерелә.
Тәлгать Нәҗмиев 1981 елда «Җиңү байрагы» (хәзерге «Саба таңнары») газетасы мөхәррире итеп билгеләнә һәм бу вазыйфаны 2009 елга кадәр алып бара.
Аның «Җирдә калсын эзләрең», «Керик әле Саба урманнарына», «Яшә, Саба-Йорт!», «Туган туфрак кадере», «Саба шагыйрьләре», «Сабаларда эчәр суым булгач» китаплары дөнья күрде.
Рашат Низамиев — татар язучысы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге бүләк иясе. |
Back
|